ЗАРАРСЫЗ с. 1. Зарары тими торган, зарар китерми торган, зыянсыз. Ярый, минәйтәм, агаңның дус-ишләре булуы сиңа да ярдәм итсен, дидем, сыйнфый чыгышыбыз да зарарсыз, минәйтәм, тоттым да кыш уртасында рабфакка күчердем. Г.Гали. Витаминнар, сез уйлаганча ук, зарарсыз түгел әле ул. Идел 2. рәв. мәгъ. Ярыйсы, канәгатьләнерлек; зарланырлык түгел. Әсәрегезне зарарсыз дип таптык. Г.Ибраһимов 3. хәб. функ. Түзәрлек, алай ук куркыныч түгел. – Хәлләр зарарсыз, – дигән булды ул, – тик менә савыгып кына булмый. И.Гази |