ЗАРАРЛЫ с. 1) Зарар, зыян китерә торган; зыян сала торган; зыянлы, куркыныч. Халык үзенә ни-нәрсә файдалы, ни-нәрсә зарарлы, үзенә кемнәр дус, кемнәр дошман идекне бик яхшы белде, аңлады. Ш.Мөхәммәдев. – Төзәлүгә таба бара, зарарлы әйбер юк, – диде, фельдшерга ниндидер мазь сөртергә һәм яңадан урарга кушты. Ш.Камал. Шамгун язу танымаучы кешеләрнең нинди файдалы икәнен чын мәгънәсе белән аңлады һәм укый-яза белүнең зарарлы икәнен бик ачык төшенде. А.Шамов 2) Җәмгыятькә зыян китерә, аны какшата торган. Шагыйрь [Яков Емельянов] анда үз-үзеңне генә яратуга, тәкәбберлеккә каршы чыга, аларны социаль зарарлы күренешләр дип бәяли. М.Гайнуллин 3) Боза, тарката торган; корткыч, корткычлык эшли торган. Зарарлы шеш төсле каядыр эчтә утырып калган. Т.Галиуллин. Коелган яфраклар белән бергә үсемлекләрдәге зарарлы матдәләр дә ташлана. Ботаника. Уңай ионнарның зарарлы тәэсире тәҗрибәләр белән тикшерелде. Могҗизалар энциклопедиясе |