ЗАРАРЛА’У ф. 1) Зарар, зыян салу, каза китерү. Урманнарның, елга-чишмәләрнең, күлләрнең, болын-тугайларның кадерен без үзебез дә белмибез, аларны төрлечә зарарлыйбыз, корытабыз. Ф.Мусин. 1920 елда, бер күзен аклар пулясы зарарлагач, Хәбибулла солдат авылына кайтып төшкән. М.Мәһдиев

2) диал. Үлү, үлеп китү. Поп агайның еш кына көтүдән сарыгы кайтмый кала йә таналары зарарлый. Г.Бәширов

Зарарлап бару Зарарлауны акрынлап дәвам итү, эзлекле рәвештә зарар салу

Зарарлап бетерү Тәмам зарарлау, бөтенләй зарарлау

Зарарлап килү Элек-электән, даими зарарлау

Зарарлап кую Алдан ук зарар салу, зарар салырга өлгерү

Зарарлап ташлау Кинәт, ахырын уйламыйча зарарлау

Зарарлап тору Әледән-әле, еш яки бертуктаусыз зарарлау. Корткычлар игенне зарарлап торалар, аларга каршы кискен чаралар күрергә кирәк

Зарарлап чыгу Нәрсәнедер башыннан ахырынача зарарлау, һәрберсен, булган берсен зарарлау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә