ЗАРАРЛАНУ ф. Нәрсәнеңдер зарары, зыяны тию, үзенең бөтенлеген, сыйфатын яки саулыгын югалту, кимчелек килү. --- тәрәзәдән сикергәндә, аның бер сыйрак сөяге чатнаган, икенче аягының тез капкачы зарарланган булган. Г.Гобәй. Нагасаки – Кюсюның төп порты; сугыш вакытында Американың атом бомбасыннан зарарланды. И.Мамаев. Белмим, нәрсә, күпме эшли алганнардыр, шул керүдә иллешәр радиоктив нурлар белән зарарланып чыкты мескен таҗиклар. Ә.Салах Зарарлана бару Торган саен ныграк зарарлану Зарарланып бетү Тәмам зарарлану, бөтенләй зәгыйфьләнү. Үсемлекнең тамырлары зарарланып беткән, алып ташлаудан ары бернәрсә эшләп булмый Зарарланып тору Еш, әледән-әле зарарлану, бертуктаусыз зарар күрү |