ЗАРА’Р ИТҮ ф. Зыян китерү, зыян салу; югалтуларга дучар итү. Техниканы начар белү аркасында, күп кенә зарар иткәнбез. Ш.Камал. Кешеләргә зарар иткән кешеләрне Тыныч таптым кара җиргә күмелдереп. М.Гафури ◊ Зарар итмәс Яхшы булыр, файдага гына булыр, файдасы тияр; яхшыга юрау. – Әллә, минәйтәм, – диде бригадир сак кына, – калага хәбәр итикме? Суфиян агай, йә булмаса, Гөлбикә апай килеп китсә, зарар итмәс... сөйләшерсез... Ә.Еники. Яхшырак характеристика язып бирсәгез дә, зарар итмәс. Т.Миңнуллин |