ЗАРАР и. гар. 1) Предмет, күренешкә, аларның яшәеше, үсүенә комачаулый, аларны тоткарлый, боза, тарката яки өлешчә җимерә торган күренеш; тискәре йогынты, зыян; киресе: файда. Кавидә дә, иске тормышны, ямьсез күренешләрне язганда, искегә нәфрәт, аннан көлү, аның зарарына агитация ясау юк түгел. Г.Гобәй. Әйтегез, пожалуйста, ничек итеп исерек эчүнең зарары, аеклыкның файдасы турында кешене ышандырырлык нәрсә яза алсын? Г.Бәширов

2) Кимчелек, төгәлсезлек; зәгыйфьлек, саусызлык китерә торган тәэсир. --- сәламәтлекләренә зарар китереп булса да, күбесенчә ирләренең кушуы белән, гомер буена баласыз яшәгән хатын-кызларны беләм мин. Г.Кутуй. Баш мие кузгалып, аң-зиһененә зарар килмәсен тагын, дип шикләнделәр. Г.Гыйльманов. --- кайчакта, сөйләм интонациясенә зарар китермәс өчен дә, кушымчаларны кыскартмаска кирәк була. Р.Юсупов

3) Бәла-каза; зыян, матди югалту. Әгәр кадимлек мәсләге хан булса, дөньяма зарар килмәс иде. Г.Тукай. Болар, ул якта баскынлык итеп, урысларга шактый зарар китерделәр. Һ.Атласи. Бу сугыш китергән корбан һәм зарарны исәпләп бетерерлек түгел. Ә.Еники

Зарар булмас к. зарар итмәс. – Дөрес тә, – диде карт, – азрак арттагы сабакларын тыңлатканда зарар булмас иде булуын, юк шул инде, картаям, егетләр! Ш.Камал. Зарар күрү 1) Бәла-казага дучар булу, зыян килү. Бу гәзитне чыгарудан Шакир һәм Закир Рәмиевләр һәр ел саен 7 – 8 мең сумлык зарар күрә, диелә. М.Гайнетдинов. Бозлы яңгырдан басулар зур зарар күрде; 2) Билгеле бер предмет, күренешнең начар тәэсиренә эләгү, тискәре йогынты алу. 1346 елны Кытайдан килгән чума чире ярты Европа халкын кырып сала, бу афәттән шулай ук Дәште Кыпчак далалары, Кырым, Идел буе да зур зарар күрә. Ф.Бәйрәмова. Зарар юк кер. сүз Борчылырлык түгел, борчылырга урын юк, зыянсыз. – Зарар юк, табарбыз, – диде Гаяз, – авылдан чыгып китмәгәннәрдер әле. М.Әмир. Зарар юк, дускай, минем өчен борчылма син… Р.Ишморат. – Хәер, зарар юк, егете чибәр, – диделәр. Г.Кутуй



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә