ЗАР и. фар. 1) Кемгә дә булса сөйләп бирелгән үз тормышыннан канәгатьсезлек. Минем дә нәкъ шулай, авылга кайтканыма дүрт көн, нинди генә зарлар ишетмәдем, нинди генә теләкләр әйтмәделәр миңа ярлылар. М.Әмир. Газизов берәр яңа нәрсә сөйләр һәм безне майор зарларын тыңлаудан коткарыр, дип уйладык без. А.Шамов 2) Кайгы-хәсрәт, борчу, моң-зар. Чайпалышып, шатлык дулкыннары Чәп-чеп бәрелә күңелем ярына; Шул шатлыклар белән каршы торам Бу дөньяның барлык зарына. Ш.Бабич. Нурихан Фәттах теге чакта шактый зар күрсә дә, бүген үч алам дип вакланмый. Т.Миңнуллин. Синең зарың аларның һәммәсен капларлык көчле иде, моңлы егет. М.Фәйзи 3) Мохтаҗлык, җитешмәүчелек, интегү. Йөзеңне бер күрергә зар халыклар. Котб. Түшәкләрең алтын, юктыр зарың, Балаларың көмеш күкәйдә; Күкәйләрне тишеп чыгуларын тыныч кына утырып көт әйдә. Ш.Бабич. Илен ташлап киткәннәр Бер кайтырга зар икән. Г.Афзал 4) Үпкә, рәнҗү, ризасызлык. Карчыкның берәүгә дә зары юк, ул барысын да аңлый, һәммәсеннән риза-канәгать. Ә.Еники. Бер зарым юк сезгә, и кешеләр! Бер үпкәм юк сиңа, и дөнья! С.Якупова ◊ Зар елау 1) Елый-елый, бик нык зарлану. Зар елый безнең мәче: «Сез туйдыгыз, ди, мин ач ич!» Г.Тукай; 2) Ачыну, рухи газаплану. Күпме бәндә күзне теккән Кыйбла якка күз терәп: «Ник яраттың, әй Ходай?» – дип, Зар елыйлар тинтерәп! Н.Исәнбәт. «Минем падишаһ булуыма карамаңыз. Бәлки, Аллаһы Тәгалә каршында миннән хур-хәкыйрь адәм юктыр?» – дип, зар-зар егълады. К.Насыйри; 3) Мескенләнү. --- болар барысы да – җиңелгән, буйсындырылган халык өчен табигый вакыйгалар, алар турында куертып, зар елап, нигәдер сөйләп торасы да килми...Ә.Еники. Зари елау к. зар елау. Зар калу Мәхрүм калу, мохтаҗ булу |