ЗАПРА’ВКА и. рус сөйл. 1) Машинага ягулык, май, су салу эше. Баш тракторчылар бәхәсләшә, ә ярдәмчеләре заправка белән йөгерешә, солярка, су ташыйлар иде. Х.Камалов 2) Шул эшләрне башкару урыны. Стационар заправка постларын үзәк һәм бригада складларына, ә кайчакта машина-трактор агрегатларына техник хезмәт күрсәтү пунктлары янына урнаштыралар. Механизаторлар белешмәсе |