ЗА’ПОНКА и. рус Күлмәк җиңнәрен, яканы каптыру өчен кулланыла торган парлы сәдәфләр яки галстукны күлмәккә беркетү өчен каптырма, эләктергеч. Бу нечкә, озын бармаклар ислемай, паста, запонка, тасма кебекләрне күз иярмәстәй тизлек белән бик җитез төргәннәрдер. Г.Бәширов. Ул киемнәр! Габардин костюм, затлы күлмәк, затлы галстук, запонкалар, ә аныкы төсле ботинкаларның бу авыл урамында әле гомумән күренгәне юк. М.Мәһдиев |