ЗАПОВЕ’ДНИК и. рус Сирәк очрый торган яки табигатьтә югалып, кимеп барган, аз калган үсемлекләрне яки җәнлекләрне, кошларны үрчетү һәм саклау урыны; саклаулык. Барыр алдыннан, заповедникны яр буеннан башлап планлы рәвештә тоташ карап чыгармын, дип уйлаган идем. М.Юныс. Заповедник хезмәткәрләре фламинголарның һава үзгәрешләренә бик сизгер булуларын күргәннәр. А.Муранов |