ЗАПИ’СКА и. рус Берәр төрле хәбәрне, үтенеч-теләкне белдереп язылган язу; кечкенә хат, намә. Кулымны карады, култык астына градусник куйды да ридикюленнән кечкенә бер записка чыгарды. Г.Ибраһимов. Миңа биргән запискаларында «иртәгә» дип язылган. Гыймади муллаларга биргән запискаларында «бүген» дип язылган, дип әйтә, ди. Г.Камал. Комендант исә калын кәгазьгә эре почерк белән язылган записканың беренче сүзләренә күз төшерү белән үк кондукторга кычкырды. К.Нәҗми |