ЗАПЕКА’НКА и. рус Бәрәңге, эремчек кебек ризыкларга сөт һәм йомырка кушып, мичкә яки духовкага куеп, өсте кызарганчы пешереп әзерләнгән ашамлык. --- гарнир белән ит котлеты, берәр төрле ярма запеканкасы, өченчегә кесәл, компот, җимеш бирелә. Йорт эшләре. Суынган ризыкларны шулай кайнарлап алырга була (микродулкынлы мичтә). Ботка, запеканкалар турында әйтеп торасы да юк. Серле сандык |