ЗАПАС и. рус 1. 1) Киләчәктә куллану, файдалану өчен, билгеле бер күләмдә алдан әзерләп куелган азык, әйбер, материал. – Ә синең кул тидерми торган запасың нинди хәлдә? – диде майор, зәңгәр күзләре белән елмаеп. А.Шамов. Бу җирләр чәчелми калса, быел халык тагын ачыгыр: менә синең күпме запасың бар? И.Гази. Өч пот он запасым бар әле. Ш.Камал

2) Теге яки бу әйбернең кирәк кадәр күләмнән артыгы. Тамырчада кышын алдагы елда яфраклар һәм чәчәкләр үсеше өчен кирәкле туклыклы матдәләр запасы саклана. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы

3) Җир асты байлыклары, казылма байлыклар, чимал. Игенче, җиләккә карап, туфрактагы дым запасын чамалаган. Н.Максимов. «Нью-Йорк Таймс» газетасы АКШтагы нефть һәм газ ятмаларының картасын бастырып чыгарды. Бу ятмаларда нефть һәм газ запасы биниһая. Р.Вәлиев

4) Киләчәктә зурайту өчен, киемнең теккән вакытта артыграк итеп махсус калдырылган җөй өлеше; тиешледән зуррак размер. --- безнең авылда бала-чагага киемне бер-ике размерга запас белән алалар. В.Нуриев

5) Аерым шәхес, коллектив яки дәүләт карамагындагы байлык. --- өемдә бер ел кайгысыз яшәрлек акча запасы торачак! Х.Ширмән. --- һәр дәүләтнең кәгазь акчалар массасы шушы дәүләтнең алтын запасы белән тәэмин ителергә тиеш. К.Гыйззәтов

6) күч. сөйл. Аерым шәхеснең эрудициясен, белемен, культурасын, сөйләү-аңлату дәрәҗәсен билгели торган тел байлыгы. Фәридәнең сүз запасы бетте, аның теле дә әйләнерлек түгел иде. Г.Әпсәләмов

7) хәрби Сугыш булган очракта хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле, тыныч вакытта хәрби учётта торган гражданнар. Запастан чакырылганнарны җибәрәләр. М.Җәлил. Мин, запаста торган яшь командир, Уйларымның белми тынгысын, Әзерләнеп һәркөн әмер көтәм… С.Хәким. Эшсез калган 400 дән артык кеше һәм запаска чыккан хәрби хезмәткәр өстәмә белем бирү факультетында яңадан әзерлек узды. Татарстан

2. с. мәгъ. 1) Алмашка, кирәге чыкса, дип өстәп алынган. Безгә, бу арыш әзерлекләрен күргәндә, әүвәлдә әзерләнгән запас азыкларыбыздан беразын тотарга туры килде. Ф.Әмирхан. Әй Семён Семёнович, өченче путьтагы запас вагоннарга төягез, ... нче эшелонга тагарсыз. Г.Гобәй. Начхоз аларны тиз генә йортка алып керде, тезелеп торган запас винтовкаларны күрсәтте. А.Шамов

2) хәрби Сугыш вакытында: алгы фронттан ерак торган, резервтагы. Запас полкның бер ротасы солдаткаларга каршы ут ачудан баш тартты. К.Нәҗми

3) запастагы хәрби Тыныч вакытта учётта торган, сугыш булган очракта хәрби хезмәткә чакырылырга тиеш булган. Аларның һәрберсенең үз тормышы, әмма запастагы хәрбиләрнең мәнфәгатен кайгырту мөһим. Ватаным Татарстан. Бер танышым, запастагы офицер, күптән түгел генә Казакстанга барып кайтты. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә