ЗАНЯ’ТИЕ и. рус сөйл. Уку, нәрсәгә дә булса өйрәтү дәресе. Әнә анда инде бүтән взводлар, строй занятиесен бетереп, казармаларына да тарала башладылар. К.Нәҗми. Эшләсәм дә, занятие ахырына кадәр барыбер эшемнең рәте булмаячак. Ш.Камал. – Җәмәгать, – диде Скоморохов. – Әйдәгез, занятиене ташлыйбыз да барыбыз да Иван Ивановичка барабыз. Ф.Садриев |