ЗАМШ и. нем. 1. Хайван (поши, болан, сарык) тиреләреннән эшләнгән, уң ягы бәрхет сыман йомшак юка күн. Хәзер замштан тегелгән әйбер [күп], тора-бара тирегә күчәчәкләр. Р.Кәрами

2. с. мәгъ. Шул күннән эшләнгән, ясалган, тегелгән. --- ашыкмыйча гына пальтосын, котелогын, замш перчаткаларын киде, көмеш ябалдашлы кул таягын эләктерде дә: – Рекс! Рекс! – дип, этен чакырды. М.Галәү. Ул, кызгылт мыекларындагы кар бөртекләрен замш перчаткасы белән сыпыргалап, түп-түгәрәк битле асрауның әле һаман почмакта торуына карамастан, бер кулы белән Суфияның нечкә бармакларын кысты. К.Нәҗми



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә