ЗАМО’К и. рус 1) сөйл. Йозак, бик, бикләгеч. Ишек эчтән замокка бикләнгән 2) Утлы коралдагы деталь. Менә алда, җиргә сибелгән чәүкәләр төсле, кара нокталар пәйда булды, безгә таба хәрәкәт итә башладылар. Замокка лентаны да үзем тыгып, «чәүкә»ләргә озын гына очередь бирдем. Л.Гыймадиева 3) сөйл. Кара-каршы китереп, бикләгечен шудырып йөртеп ача яки яба торган, киемгә тегелгән тасма сыман җайланма; молния. Киемнәрен кабат-кабат тоткалап чыкты, күлмәгенең берәр төймәсе ычкынгандыр йә булмаса чалбарының замогы эләкмәгәндер кебек тоелды. М.Кәбиров. Итәкнең замогы чынлап та ватылган. Ни өскә менми, ни аска төшми. Ф.Яруллин. Зур сумканың замогы каптырылмаган иде. Н.Гыйматдинова |