ЗА’МОК и. нем. 1) тар. Урта гасырларда феодалның крепость сыман торак йорты. Шул трагедия дөньяга чыкканнан бирле, Фамагустадагы замок әдәби геройның исеме [Отелло] белән йөртелә. Традиция буенча киприотлар ел саен бу замок хәрабәләрендә Шекспир трагедияләрен сәхнәгә куялар... М.Мәһдиев 2) тар. Сарай, зур алпавыт йорты. Кимәкләрдән ирригацион корылмалар калдыклары, феодаль замоклар хәрабәләре калган. Г.Фәйзрахманов 3) Революциягә кадәр кайбер сарайларның яки кайбер төрмәләрнең исеме. 1879 елда Мәскәүдә, Бутырка заставасы янында, Екатерина II тарафыннан төзелгән төрмә замогы урынында Бутырка төрмәсе төзелә. Г.Исхакый. Искәндәр, борынгы замок башнясының әйләнмәле баскычыннан менеп барганда, әнә шул уйларыннан арына алмады. Г.Үзиле |