ЗАМА’НЧА рәв. 1. Үз заманында кабул ителгәнчә, заманга хас рәвештә, үз заманы таләпләренә туры китереп. Жуковский романтикасына сугылудан соң, бусы инде икенче чиккә тайпылып, үтә «кызыл», үтә заманча булырга тырышып ясалган бер селтәнү иде. Ф.Хөсни. Заманча итеп әйткәндә, бу – югары культуралы яшәешкә омтылыш. Мирас. Әйтергә кирәк, заманча сатып алу системасы – кредит карточкаларыннан файдалану – товар белән мавыгып китүне арттыра гына: акча янчыгы бушаганны «маньяк» абайламый да кала. Мәгариф 2. с. мәгъ. 1) Хәзерге заман зәвыгына туры килгән. --- һәйбәт, заманча алты почмаклы биек-биек йортлар салып җибәрделәр. А.Гыйләҗев 2) Хәзерге заманга хас булган, хәзерге заманда актуаль булган. Заманча җиһазларыбыз да бар: өр-яңа өч компьютер классы бар, барлык студентларыбыз да анда тулы әзерлек үтәләр. Мирас. Әсәрдә заманча эгоизмның башка яклары да сурәтләнә. Мирас |