ЗАМАНДАШ и. Бер-берсенә карата: бер чорда, бер вакытта яшәгән яки яшәүче кешеләрнең берсе, чордаш. Шамил замандашның әтисенә бәйле хатирә-хикәятләре дә туган туфрак, туган җир, хәләл ризык һәм аның кадере төшенчәләре белән тыгыз үрелеп язылган. Р.Шәрәфиев. Замандашлары арасында, зур укымышлылыгы белән аерылып торган өчен, аны Мязгилдин дип тә йөртәләр. Р.Әмирхан. Коръән, тәфсир, фикһе гыйльмен искиткеч яхшы белүе белән замандашларының ихтирамын казанган. Р.Ганиева



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә