ЗАМАНА и. гар. Хәзерге вакыт, яшәешнең хәзерге чоры. Заманалар тыныч булса, иртәгә уянып китүеңә, кроватың тулы бүләк булыр иде. Г.Гобәй. Заманалар авыр чагында бер-беребезгә булышыйк, фронтка икмәкне күбрәк бирик, ди. Г.Бәширов. Безнең герой бер үк вакытта замана кешесе дә: телефоны, телевизоры бар, берничә радиоалгычы дөньяның барлык дулкыннарын тота ала… Мирас

Замана кушканча Хәзерге чор таләпләренә туры китереп, чор таләп иткәнчә. Мин исә хатыныма бөтенләй булыша алмадым диярлек, чөнки бөтен көчемне, замана кушканча, илгә хезмәт итүгә бирдем. Сөембикә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә