ЗАМАН и. гар. 1) Җәмгыять яшәешендә билгеле бер вакыт, чор, дәвер. Әйтик, «Кара халык – кара сарык» мәкале капитализм чорында чыккан, дигәненә каршы шунда ук кайтарып мондый сорау биреп була: ни өчен капитализм чорында? Ни өчен аның феодализм заманында яки тагын да элегрәк чыгуы мөмкин түгел? Н.Исәнбәт. «Татар идеясе» исә Бөек Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы заманнарында татарларның мөстәкыйль һәм көчле булуы турындагы хатирәләр белән бәйле. Р.Хәкимов

2) Берәр күренекле шәхес (шәхесләр) яшәгән, аның эшчәнлеге белән аерылып торган чор. Пётр Беренче заманыннан ук татарларга, «тимерче булмаска, матрос булмаска» дигән закон чыккан. И.Низамов. Күпме яшәтер икән ул аны Сталин заманында салынган биек түшәмле, киң тәрәзәле иркен фатирында? Т.Галиуллин. --- бу чор театр елъязмасына «Даутов заманы» булып кереп калды. Ф.Сафиуллина

3) Кеше тормышында билгеле бер дәвер. Студент заманыннан калган

4) Нинди дә булса күренеш, эшчәнлек белән бәйле, ниндидер хәрәкәт өстенлек иткән чор, вакыт. Кискен үзгәрешләр, алмашынулар заманында кыйбласын югалтып, ышанычы какшап, каушап калучылар бар. Ш.Галиев. Эчкечелеккә каршы көрәш заманы

5) Шәхескә бәрабәр дәвер, үзе яшәгән чорда, вакытта. Аның бабалары – чынлап та заманының зурлары. Г.Ибраһимов

6) Вакыт, ара, мәл. Бер заман сәгатьне чыгарып карасам, уникене узып киткән. М.Әмир. Үтә күренмәле, юка чынаяк китегенең нәфис бизәкләре өстенә оста куллар, бик килештереп, алтын белән нәрсәдер язган булган, ләкин, заман үтү белән, сүзләре ашалып беткән иде. Г.Гобәй

7) лингв. Эш яки хәлнең сөйләү моментына карата вакыт мөнәсәбәтен белдерә торган фигыль формасы. Дарвин һәм Павлов очраклы рәвештә генә: «хөкем итә алмыйбыз», «ышанычлы рәвештә белә алмыйбыз» дип, хәзерге заман фигыльләре белән язмаганнар. Кызыклы психология. Үткән заман эш яки хәлнең сөйләү моментыннан алда үтәлүен белдерә. Татар теле грамматикасы

Заман җиле Заманга хас вазгыять, тормыш шартлары. Бер үк кояш һаман караса да, бер үк булмый заман җилләре. Н.Нәҗми. Заман җилләре аның тормышына да килеп кагылды



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә