ЗАМА’ЗКА и. рус Ярык, тишекләрне томалау өчен кулланыла торган, сыланучан үзле матдә. Ишек катында бүлмәдә шактый биек, әтинең замазка баса торган сәкесе [урнашкан]. А.Расих. Рамнарының ак буяулары һәм замазкалары купшакланып коелган. Г.Исхакый. Олиф урынына кайнатылмаган җитен мае алырга мөмкин, ләкин бу очракта, замазка тизрәк кипсен өчен, цинклы яки аккургашлы ак буяу салырга кирәк. Йорт эшләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә