ЗАЛОГ и. рус 1) Алынган бурыч яки ссуданың ышанычлылыгын тәэмин итү өчен билгеләнгән мөлкәт. Мухинның җәй көне --- түләргә акчасы җитмәгәнен, официанткага кул сәгатен залог салып, соңыннан барып алмаганлыгын белә иде Идрис. Ә.Айдар. Кан ялкынлы туй көненә кадәр Көрәш залогы без. Х.Туфан 2) икът. Йөкләмәнең үтәлешен тәэмин итү өчен, кредиторга бирелгән мөлкәт. Залогка төрле әйберләр – күчемле һәм күчемсез мөлкәт, әйләнештәге һәм эшкәртүдәге әйберләр һәм мөлкәткә ия булу хокукы салынырга мөмкин. Күчемсез милекне залогка салу аерым кагыйдәләр нигезендә башкарыла. Мирас 3) Тоткындагы кешене (тоткынны) билгеле бер шартлар нигезендә вакытлыча азат итү өчен бирелә торган акча. Атагыз хөрмәтенә менә анда иректә калган танышларыгыз сезнең өчен залог салмакчылар. Г.Ибраһимов |