ЗАЛИМЛЕК и. Залим булу; явызлык, үтә мәрхәмәтсезлек. Дөньяны залимлек белән тулган дип, үземне исә шул залимлек каршында сыгылып төшкән бер мәхлук итеп исәпләгән көннәремдә сез минем химаячем булдыгыз. Т.Нурмөхәммәтов. Лотфи җизнәмнең рәхимсезлеген, залимлеген шуннан да күреп була иде: ул үзенең яшь хатынын --- балалар алдында хурлый иде. А.Расих. Әсәрләрендә алар семинариядәге тәртипләрне, --- кимсетү практикасын, укытучыларның наданлыгын, залимлеген фаш итәләр. Татар әдәбияты тарихы |