ЗАЛИ’МАНӘ рәв. фар. иск. 1. Залимнәрчә, мыскыллап, мәсхәрәләп. Мәңге хәсрәткә салып, Язмышым белән нигәдер Залиманә уйный ул. Һ.Такташ 2. с. мәгъ. Үтә явыз, мәрхәмәтсез. Ул – Касыймның соңгы солтан-ханбикәсе... Булалганмы үз халкының җанбикәсе? Ханкирмәнгә, мөлкәтенә читләр хуҗа, Залиманә бу дөньядан ни көтәсең? С.Әхмәтҗанова |