ЗАЛИМ с. гар. 1. Изүче, җәберләүче; явыз. Җитәр инде, күп йокладык, Уяныгыз, туташлар! Залим ирләр аркасында Ни күрмәде бу башлар. Ш.Мөхәммәдев. Хан мәшһүр шәехнең сүзен игътибарсыз калдырмый, гаскәр туплап, залим хөкемдар өстенә яу чаба. С.Шәмси 2. и. мәгъ. Мәрхәмәтсез, шәфкатьсез, каты күңелле кеше, тиран. Зәгыйфь, корбан булу артык, Ходаем, Булудан андый көчле һәм дә залим. Г.Тукай. Кан итәргә синең суларыңны Сиңа таба үрелә залимнәр. Ә.Ерикәй. Залимнең золымы берничә кешегә тия. Г.Хөсәенов |