ЗАЛ и. рус 1) Җыелыш, лекция, концерт һ.б. шуның кебек күмәк чараларны уздыру өчен билгеләнгән, күп кеше сыешлы зур бүлмә. Рабфак кичәсендә, Зал эчендә ул да бар, Әүвәл авыл улы иде, Хәзер – комиссар. Һ.Такташ. Бөтен зал, сулыш алмастан, үлем тынлыгы эчендә аны тыңлый иде. Г.Ибраһимов. Миндәге ярсулы халәт зал тутырып биегән яшьләргә дә күчә. К.Булатова 2) Берничә бүлмәле шәхси торакта ял һәм кунаклар кабул итү өчен билгеләнгән зур бүлмә, кунак бүлмәсе. Әминә Хәятны залда озак тотмады, үз бүлмәсенә алып чыкты. Ф.Әмирхан. Алар өчәүләшеп залга кергәндә, Әбүзәр абзый башын салындырып, иңенә шакмаклы җылы шәл салып диванда утыра иде. Г.Әпсәләмов. Кунак хатын, тынгысызланып, бер залга, бер Айсылу белән Тимеригә карап алды, муенсасына кагылып куйды да урыныннан торды. Г.Ахунов |