ЗАКУ’СКА и. рус Аппетитны ачу яки эчемлек артыннан кабып кую өчен әзерләнгән салкын ашамлык; кабымлык. Анда һәрвакытта закускага тозлы кәбестә, тозлы кыяр, торма, балык – шундый нәрсәләр генә китерәләр. Г.Камал. --- получка көннәрендә аракы белән арзанлы закускалар ташу --- аңа йөкләнде. К.Нәҗми. Без өстәл өстен тутырган күп төрле закускаларны капкалаган арада, Низами тагын берәрне салып куйды. М.Әмир |