ЗАКОНЧЫ и. сөйл. 1) Законнар чыгаручы юридик зат. --- Сатылмаган нәрсә калмады. Судья – хөкем, Патша халкын сата, Закончылар закон саталар. Ораторлар ялган пафос сата, Министрлар портфель саталар. Г.Афзал 2) Гомумән, закон кагыйдәләрен тирән белгән, аларны тормышта куллана белгән зат. – Үзең дә беләсең, – диде Сәгыйт абзый минем бу соравыма каршы, – Әхмәтҗан Сәйдәшев элек-электән --- дипломсыз аблакат (адвокат), закончы булып килгән. С.Рәмиев. Хәзерге байлар төзегән йортка карасаң исең китә. Һәрберсе безнең авылның клубы хәтле. Кая карый закончылар?! З.Дәүләтов 3) Тормыш-көнкүрештә закон таләп-күрсәтмәләрен саклаган, законга хилафлык китерми яши торган кеше 4) күч. Кайда да булса читтә, үзе булган җирдә үз тәртипләрен урнаштырырга теләүче кеше. – Син, килүең белән, монда закончы булма! – дип кычкырып салды. А.Таһиров |