ЗАКОНЧАЛЫКЛЫ с. Объектив законнарга нигезләнгән, законлы булган, үзгәртеп булмый торган. Әгәр моны закончалыклы күренеш, табигый халәт итеп кабул итсәк, бернинди аңлашылмаучылыкка урын калмый. Р.Әмирхан. Татарстан Республикасының дәүләт суверенитетын игълан итү татар халкының милли тергезелүгә таба баруында закончалыклы этап булды. М.Хәсәнов. Урта гасыр әдәби әсәрләренең фольклор белән бәйләнеше – закончалыклы күренеш. Татар әдәбияты |