ЗАКОНЧАЛЫК и. 1) Законлы булу, законга нигезләнгән булу. Закон, закончалык, кагыйдә, йола, гадәтләр системасы булганда, ничек абсолют ирек була алсын? Р.Батулла

2) Объектив законнарга бәйләнгән булу. Билгеле ки, дөньяда һәр нәрсә мәгълүм закончалыкларга, кануннарга буйсынып яши. С.Шәмси. Дөньяның, тарихи үсешнең чын барышын аның эчке закончалыклары хәрәкәте ягыннан тану – бу үзе бер сөенеч, шатлык, кешенең чын мәгънәсен, чын вазифасын аңлауда бер бөек ачыш иде. Х.Госман

3) Кагыйдә, логик эзлеклелек; үзара тыгыз бәйләнештә булу. --- ораторлык прозасының мондый табигате һәм специфик ритмга ия булуы грек-латин телле текстлар өчен дә, шулай ук урыс матур сөйләме өчен дә уртак һәм гомуми закончалык буларак характерлана. М.Бакиров. Монда ниндидер бер явыз закончалык эш итә… М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә