ЗАКОНСЫЗЛЫК и. Законны бозу күренеше, законнарга каршы килү, законга буйсынмау. Һәрхәлдә, хәзерге җәмгыятьтә урнашкан бу кадәр тәртипсезлеккә, тигезсезлеккә, законсызлыкка, вәхшәткә чик куелырга тиеш! Р.Фәизов. Бу турыда бәхәс күтәрүчеләр булмады, бары тик шул кадәр озак вакыт бу законсызлыкның яшәвенә һәм аны күрмәүләренә генә гаҗәпләнделәр. А.Шамов. Эстәрлетамак сәүдәгәрләр җәмгыяте, С.Рәмиевне яклап, мөфтине законсызлыкта гаепләп – губернаторга, аннан җавап алмагач, юстиция министрына гариза язалар. Татар әдәбияты тарихы |