ЗАКОНСЫЗ с. 1. 1) Законлаштырылмаган, законга каршы килгән, законга туры килми торган. [Зөлфәт] Законсыз корал тотканы һәм шуның белән җинаять кылганы өчен хөкем алдына басты. Г.Галиев. Ләкин ул Казан мәчетләрен, мәктәпләрен яндырып бетерә, бистәнең икегә бүленүенә ирешә һәм башка бик күп законсыз гамәлләр кылып, татарларны изә, эзәрлекли, кыйнап үтерүләргә кадәр барып җитә. С.Алишев 2) Юридик яктан рәсмиләштерелмәгән, закон белән ныгытылмаган; никахсыз. Мин инде сабый түгел бит. Төшенәм. Әллә?.. Әллә мин законсыз туган ташландык баламы?.. И.Салахов. Гадәттә «җилдән туган» законсыз балага гына анасы исемен фамилия итеп куялар бит! Г.Бәширов. Ул үзенең законлы ирен түгел, законсыз сөяркәсен көтә ләбаса! Ә.Баян 3) сөйл. Урлап алынган, алдау юлы белән үзләштерелгән. Чит сәүдә маркасын законсыз кулланучыга 400 минималь хезмәт хакына кадәр штраф салу --- күздә тотылган. М.Вәлиев. --- бу квартираның Татьяна Якимова һәм ире Чепчиков тарафыннан бөтенләй законсыз, алдау юлы белән үзләштерелгән икәне ачылган. С.Баттал 2. рәв. мәгъ. 1) Законга каршы килеп, закон таләпләрен үтәмичә. --- үзебезнең законлы оешмаларда кеше исемен законсыз бозып утырабыз икән!.. Х.Сарьян. Ләкин ипи белән законсыз сәүдә иткән өчен аңа – Елтыр Кашапка, Сабирҗан муллага, башкаларга караганда, җәзаның зурысын бирделәр. М.Маликова. Боларга кеше үтерү, кеше сәламәтлегенә аңлы рәвештә җитди зыян салу, --- законсыз автомобиль белән идарә итү, кеше әйберенә аңлы рәвештә зыян салу --- керә. Ә.Сафина 2) Законлаштырылмыйча, юридик яктан рәсмиләштермичә. --- әби сезнең хатыныгыз түгел, сез аның ире түгел. Илле җиде ел буе законсыз яшәгәнсез. Т.Миңнуллин |