ЗАКОНЛЫ с. 1) Законга нигезләнгән, закон белән ныгытылган, законга туры килгән. Европалыларның гыйлем хәзинәсенә үтеп кереп, андагы җәүһәрләрне эләктерү – законлы чәлмеш, законлы урлау бу. Т.Нурмөхәммәтов. Чиксез кыйммәтле бу байлыклар, Дрезден галереясының бинасы торгызылгач та, законлы хуҗасына – ГДРга кайтарылган. Ш.Рәкыйпов. Әгәр Мәдәният министрлыгы китапханәләрне ябарга карар итсә, үзебездән акча табачакбыз --- дип әйткән, ди, Р.Вәлиев. Район җитәкчеләренең моңа законлы хакы бар. Татарстан яшьләре 2) Гадел, дөрес, нигезле, урынлы. Бу урында законлы һәм бик принципиаль сорау туа: сәнгатьнең һәм поэзиянең беренче нигезе булган мифологиянең башлангыч-генетик җирлеге нинди булган соң? М.Бакиров 3) Объектив кануннарга буйсынган, килеп чыгышына, табигатенә туры килгән. Барлык телләрдә дә һәр сүз диярлек күп мәгънәле. Полисемия – ул законлы күренеш. И.Низамов 4) сөйл. Закон нигезендә рәсмиләштерелгән, рәсми теркәлгән. Аннары, беренче эш итеп, үз кешеләренә һич көтелмәгән хәбәр салды: бүгеннән башлап мәңге-бакыйга Тося Скавронская аның законлы хатыны булачак. З.Фәтхетдинов. Һәр биш гаиләнең нибары берсе генә «нормаль», ягъни законлы никахтан туган балаларын тәрбияләүче гаилә. Сөембикә |