ЗАКОНЛАШУ ф. 1) Закон көчен алу, законга әйләнү, рәсмиләшү. Кагыйдә законлашкан

2) сөйл. Ныклап урнашып, гадәт булып китү; кагыйдәгә әйләнү

Законлаша бару Торган саен ныграк закон көче алу. Тагын да аянычрагы шул: бу гамәл [«спонсорлык» исеме алган шикле шөгыль], бу омтылыш көчәя һәм ныклап законлаша бармакчы. Ә.Баянов

Законлашып килү Акрынлап, аз-азлап закон көчен алу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә