ЗАКОНЛАШТЫРУ ф. 1) Закон нигезендә раслау, рәсмиләштерү; закон көче бирү, закон белән ныгыту, законлы итү. Авыл халкы тарафыннан үз исеменә бирелгән вәкаләтнамә морзага вексельдәге Әкрәм карый имзасын законлаштыру, тасдыйк итү өчен кирәк булыр, дигән уй бу минутта аның башына да кереп карамады. М.Галәү. Нигезне законлаштырырга килгәч, сельсовет Мөхлис сораган моңардан: «Сәрви сеңел, безнең Чәтрән нәрсәсе белән тартты соң сине?» С.Хафизов. Бу төркемнәрнең кешегә хисапсыз хәсрәт китерүен, явызлык, көчләүне законлаштыруын --- без әле һаман да ахыргача аңлап бетермибез. Идел

2) Гадәткә кертү, традициягә әйләндерү

3) Гражданлык мөнәсәбәтләрен закон нигезендә теркәү, рәсмиләштерү; язылышу. Никах – татар халкында өйләнешүне дини яктан законлаштыру процессын, ягъни дини йоланы белдерә торган сүз, һәм ул якынча руслардагы «венчание» сүзенә туры килә. Р.Юсупов

Законлаштыра бару Һәр очракны берәм-берәм законлаштыру

Законлаштырып алу Тиз арада закон көченә кертү

Законлаштырып бетерү Тулысынча, ахырга кадәр законлаштыру; барысын да законлаштыру

Законлаштырып килү Электән үк, системалы законлаштыру. Искәндәр нәкъ шул вакытта үз шартларын куеп, тәртипсезлеген законлаштырып килгән, диләр. М.Кәбиров

Законлаштырып кую Нәрсәне дә булса алдан законлы итү, аңа алдан ук закон көче бирү. Ләкин инде эшне бар яктан да законлаштырып куйганнан соң, бу машина алай ук торамы дип, калганының бик азын гына бирмәкче булган. Ә.Сафиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә