ЗАКОН и. рус 1) Югары дәүләт хакимияте тарафыннан кабул ителеп, юридик көчкә ия булган, үтәлүе һәркем өчен мәҗбүри саналган норматив акт, канун. Совет законнары суд залында Һава ярып яңгырап китәләр, Аны бүген хөкем итәләр. Һ.Такташ. Суд юлында йөргән кешеләр закон – ерак, йодрык – якын икәнен үзләре күреп, татып белә. Татарстан яшьләре. Республика законы нигезендә, дәүләт экология экспертизасы үткәрү тәртибен Татарстан Министрлар Кабинеты билгели. Мәдәни җомга

2) Үтәлүе мәҗбүри, катгый булган боерык яки тапшырылган эш. Аның сүзе закон, авторитеты тиңдәшсез, даны күзләрне чагылдыра иде. Г.Әпсәләмов. Аның законнары минем яки синең кәеф белән генә исәпләшеп тора алмый. Ф.Хөсни

3) Җәмгыятьнең аерым кешеләре арасында, коллективта гомум кабул ителгән үз-үзеңне тоту кагыйдәләре; карашлар, зәвык, гадәт, традиция. «Акчарлаклар»ның бәхет теләргә хаклы ике яшь, матур һәм эшчән эшче каһарманы әнә шулай тойгысыз тормыш законнары алдында көчсез калалар. Г.Нигъмәти

4) Тормышта, табигатьтә төрле күренешләр, предметлар арасындагы зарури, эчке объектив бәйләнеш. Тик табигать законнары буенча өзлексез хәрәкәт итү аркасында, аның формалары гел алмашынып, үзгәреп тора. Ш.Камал. Ләкин ничек кенә булмасын, командирның хәзер генә әйткәннәре чынмы-ялганмы, физика законнарына туры киләме ул, юкмы, әмма Федько юлыккан бу гаять сәер хәлне берникадәр аңлаткан кебек булды. Ә.Еники

Законга керү Закон көчен алу, закон булып кабул ителү. Законнан тыш Законга буйсынмый торган, законны исәпкә алмый торган. Билгеле булганча, 1917 елгы июль көннәреннән соң, Вакытлы хөкүмәт Ленинны «законнан тыш кеше» дип белдерә. Т.Нәҗмиев. Закон юк к. закон язылмаган. Закон язылмаган Бернинди кагыйдә, мәҗбүри нормалар, чикләүләр юк. Җүләргә закон язылмаган. Мәкаль



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә