ЗАКЛЁПКА и. рус тех. Ике металл кисәген беркетү өчен кулланылган, бер башы җәлпәк, эшләпәле, икенче башы чүкеп җәелә торган очсыз металл кадак. Кирәкле инструментларны алып киләсең, баржа корпусларын җыйганда, табаклы тимерләр җилкәңнән үтә, заклёпка вакытында чүкеч сугасың, чүкечне кувалда алыштыра, бик тирләсәң, мастер күзеннән шыгаеп, тиз генә чумып аласың. Ф.Хөсни |