ЗАКЛАД и. рус Бурычка акча, әйбер алганда яки бәхәсләшкәндә, кире кайтарып бирергә ышандырып калдыра торган акча яки берәр әйбер, мөлкәт. Япон бурычка акча аладыр, Җирләрен заклад саладыр. Ш.Мөхәммәдев. Бер дә заклад алмыйча гына биш тиен чыгарып бирде һәм дә бурыч итеп бирмәгәнлеген аңлатты. Ш.Камал. Беребез ләй анда, беребез ләй монда, Закладларга гына салган, Абау, бәгърем, мал кебек. К.Тинчурин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә