ЗАКАЗ и. рус 1) Берәр төрле эшне башкару турында сорап, телдән яки язма рәвештә махсус мөрәҗәгать. Ләкин без, бу сәяхәттән кайту белән шул социаль заказларны үтәрлек материаллар алып кайта алдык, дип әйтә алмыйбыз. Һ.Такташ. Әнисе хаты ялга китеп барыр алдыннан гына килеп төште, юллама Рушанның кулында, һәм билетка заказ да бирелгән инде. Р.Мирхәйдәров. Ул якын араларда «Казмаш»ка яңа зур заказ бирелү мөмкинлеген --- әйтте. Г.Әпсәләмов

2) сөйл. Махсус сорау, мөрәҗәгать буенча эшләнгән, алынган әйбер, кушылган эш. Фәхрия апа безнең Гыйлаҗ байның кибетенә заказлар биргән икән, шуларны китердем. Т.Гыйззәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә