ЗАИГЪ ИТҮ ф. Әрәм итү, бушка үткәрү; мәгънәсез сарыф итү (гомер, вакыт һ.б. турында). [Миңлебай] Унҗиде яшенә кадәр мәдрәсәдә укыса да, --- әтәч сугыштыру шикелле уеннар берлә мәшгуль булып, «Кисекбаш китабы» шикелле гомер заигъ итә торган китаплар укып, һөнәр вә мәгърифәттән мәхрүм калган. Ш.Мөхәммәдев. Калган бер-ике елында «Кисекбаш», «Бәдәвам», «Кызыл алма», «Фәзаилеш-шөһүр» кеби һич файдасыз китаплар укытылып, гомерләре заигъ ителәдер. Ф.Кәрими |