ЗАЖИГА’ЛКА и. рус сөйл. Ут алу, ут кабызу әсбабы. Яндырырга шәм дә, лампа да булмагач, чиратлап зажигалка яндырып, ярты төнгә кадәр уйнадылар. М.Гали. Зажигалкасын аның кулына тоттырды: – Иртәгә кертерсең, бүләккә дип алган әйбер бу, – диде. Н.Акмалов. Абайламый батып китү куркынычы булганлыктан, лейтенант зажигалкасын кабызды. Г.Әпсәләмов |