ЗАЁМ и. рус Кире кайтару шарты белән дәүләт бюджетына башка илдән яки халыктан бурычка акча җыюның бер төре. Иптәшләр, монда ашлык әзерләү, заём тарату турында базарга килгән крестьяннарга кыска гына доклад булачак, озак тотмабыз, сезне ялыктырмабыз. М.Гафури. Иртән әнисе, орден-медальләр саклана торган шул сандыктан, мең тугыз йөз кырык җиденче елгы бер төргәк заём облигацияләре тартып чыгарды. Р.Мирхәйдәров. Сабир, Фәрхуннардан, салым-ясак, заёмнардан качып, Донбасс ягында шахтёр булып, Исламнур әйбәт тә эшләгәндер, ни әйтсәң дә, ул ялгыз калган әнисенә гел акчалата да --- ярдәм итеп килде. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә