ЗАГС и. рус Гражданлык хәлендә булган үзгәрешләрне (туу, үлү, өйләнү, аерылу) теркәү идарәсе (русчадан кыскартылма: запись актов гражданского состояния). Ә биш көннән загс белән тормыш башланды… Һ.Такташ. Ә «Мәдинә иптәш» белән загста язылырлык та, бергә кайтырлык та һәм шулай ук аерым-аерым кайтырлык та эш булганы юк ич әле. Ш.Камал. Баштан театрга, ди, кинога барыйк, ди, аннан, загска, ди башлый. Р.Ишморат |