ЗА’ГОВОР и. рус 1) Билгеле бер (гадәттә сәяси) максатка ирешү өчен, берничә кешенең бергәләп эш итү турында яшерен килешүе; фетнә. Чит илләрнең шушы провокациясе нәтиҗәсендә, Тухачевский, Якир һәм башкаларның хәрби заговоры барлыкка килә. Д.Шәрәфетдинов 2) күч. сөйл. Кемгә дә булса дошманлык йөзеннән, үч итү өчен сүз куешу, сүз беркетү. --- күзгә-күз очрашу вакытында, [ул] заговорда катнашкан башка иптәшләрен дә фаш итте. Д.Шәрәфетдинов |