ЗАВХОЗ и. рус Нинди дә булса предприятие, оешма, учреждениедә хуҗалык бүлеге мөдире. Шушы путёвка буенча завхоз машина частьларын эзләргә чыгып, район буенча колхоздан колхозга чабу эшенә керешкән иде. М.Әмир. Җитмәсә, мәктәпнең завхозы авырып китте, завхоз – карт кына бер абзый. Г.Әпсәләмов. Әхмәт балалар йортының контора сыман бүлмәсендә үзенең завхозы белән хуҗалык исәп-хисаплары тикшереп утырган чагында, Фәтих килеп керде. Ш.Камал |