ЗА’ВУЧ и. рус Мәктәп, училище, техникумда уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары. Хәзергә Наилгә әллә ни кисәтү ясамый, ә завучка чакыртырга кирәк, дигән нәтиҗәгә килә. А.Әхмәт. Озын буйлы, киң җилкәле, бераз алга сөрлегеп атлый торган өлкән завуч мине сыйныфым янына озатып куйды. Р.Хәбибуллина. Мин сезнең өстән завуч Кадыйр абыйга керәчәкмен. Мәсьәләне мин дөрес чишкән идем. В.Нуруллин |