ЗАВОД и. рус 1) Эре сәнәгать һәм һөнәрчелек предприятиесе. Нәгыймә һәр шимбә саен, башка хатыннар кебек, завод капкасына баруны үзенә гадәт итте. Г.Ибраһимов. Ул ит комбинатын, сабын заводын, әзерләүчеләр конторасын йөк атлары белән тәэмин итте. Р.Вәлиев. Сигез ел эшләп, ияләшеп беткән заводны ташлап чыгасы килми иде аның. И.Гази

2) Яхшы токымлы, нәселле хайваннар үрчетә һәм үстерә торган хуҗалык. Гөлчәчәк бәхетенә, урман буенда иң яхшы юртаклардан гына торган ат заводы да ачылган иде. З.Хөснияр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә