ЗАВКОМ и. рус тар. 1) Профсоюзларның завод комитеты. Безнең завком һәм цех ячейкалары бик әкрен кыймылдыйлар. Ш.Камал. Ячейкага чаба, завкомга да, Өенә кайта Хисмәт кич кенә. Ш.Маннур. Аннары сиңа ничек тә эшлибез, завком аркылы булса да, дип тынычландыралар. Н.Хәсәнов

2) сөйл. Завод комитеты белән җитәкчелек итүче, завод комитеты җитәкчесе. Мин завком белән сөйләшеп алыйм. Ш.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә