ЗАБОЙ и. рус Шахтада күмер чабу яки руда чыгару урыны. Забойлар янында эшчеләр вагонеткаларга күмер төяп, магистраль буйлап этеп алып китәләр. Ш.Камал. Син юк инде, Ләкин әле дә тора Син эшләгән барча забойлар, Әле дә шунда күмер казыйлар Безнең күрше Гобәй абзыйлар. Ш.Маннур. Крестьяннарны рудниклардан, забойлардан айлар буена җир өстенә чыгармыйлар. Р.Әмирхан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә